18+
  • Город
  • Город
Город

Поповка: Минвали Хамидуллин

Дом Минвали бабая чуть младше его самого, построен отцом. Когда ему, работнику меховой фабрики, в 60-е давали квартиру, глава семьи единственного сына не отпустил.

1937 елда Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Хәмидуллиннар гаиләсен «кулак малае рәис була алмый», - дип өйләренә ут төртәләр. Минвәли бабай Хәмидуллинга 6 яшьләр тирәсе була. Гаиләләре Казанга күчеп, Шәриф Камал урамында торучы, әтисе белән бергә хезмәт иткән Шәфик абыйларында бер елга якын яшиләр.

В 1937 году дом семьи Хамидулинных, живущих в Лаишевском районе, в деревне Хаерби подожгли, сказав, что «сын кулака не может быть председателем». Минвали бабаю тогда было шесть лет. Они переехали с семьей в Казань, они год прожили на улице Шарифа Камала с Шафик абый, который работал с их отцом.

Минвәли бабайның әтисе Хәбибулла абый зират артында җир бирәләр икәнен ишеткәч, тизрәк өй салып чыгарга тырыша. Элек Ямки, хәзер Поповка поселогының Русловая урамында йорт сала башлыйлар. Авылда бозау карарга калган Минвәли бабайны алып китәләр. «Мишә елгаларын атлар белән чыкканы хәзер дә күз алдымда», - дип искә алды Минвәли бабай. Беренче дүрт елны Яңа бистәнең 40 нчы мәктәбендә укый, аннары калган өч елны Шәриф Камал урамындагы 13 нче мәктәптә дәвам итә.

Когда отец Минвали Хабибулла услышал, что за кладбищем дают землю, старается побыстрее построить дом. Они начинают строить дом в Ямках, нынешней Поповке, на улице Русловая. Они увозят Минвали, который остался в деревне пасти коров. «До сих пор помню, как переходил реку Мешу с лошадями», - вспоминает Минвали. Первые четыре года он учится в 40 школе в Новой слободе, потом три года - на улице Шарифа Камала в 13-й.

5 класс, 13 школа, 1946.

5 класс, 13 школа, 1946.

«Сугыш ачлык белән башлана. Әти гаиләне ашатыр өчен, бер ашка булса да җитәр дип, эшләгән җиреннән бүрек астына яшереп, чи ит алып чыкмачы була. Ләкин аны чыкканда тоталар. Урладың дип, төрмәгә озаталар. 1941 елны төрмәдән туры сугышка китә. Сугыш булмаса, аны сөргенгә җибәргән булырлар иде. Әти Курс Дугасында минометчик була. Шулай бер көнне якын тирәдә генә мина шартлый. Командиры үлә, әти якын тирәдәге чокырга барып төшә. Аягы бик каты яралана. Ун ай Ташкентта ята. Шуннан туры өйгә кайта. Аягы аксый, тезе бөгелми торган була». «Война начинается с голода. Отец, чтобы прокормить семью, чтобы хватило хотя бы на обед, спрятав под шапку, пытался протащить сырое мясо. Но его схватили. Обвинив в воровстве, его отправляют в тюрьму. В 1941 году он из тюрьмы отправляется на войну. Если бы не война, его бы отправили на каторгу. Он был минометчиком на Курской дуге. Однажды рядом с ним взорвалась мина. Командир умирает, отец падает в ближайшую яму. Ногу его сильно ранит. Он десять месяцев лежит в Ташкентте. Поэтому прямиком едет домой. Хромает, колено его не сгибается».

 

Әтисе Хәбибулла, фронтта чакта. Отец Хабибулла на фронте.

Әтисе Хәбибулла, фронтта чакта. Отец Хабибулла на фронте.

«Без бу поселокка килгән дә, бернинди сәнәгать базалары юк иде. Сугыш вакытында анда зениткалар торган. Баракларны сүтеп бетерделәр. Кемгә кирәк инде бу урыннар. Монда әсирлектәгеләр торганнар дип әйткәннәр иде. Без ул вакытта балалар идек. Шуңа да карамастан, әсирлеккә алынган немецлар белән японнарны зират аша йөрткәннәрен хәтерлим. Немецлар туры гына чыгып киткән арада, японнар тезләнеп, үзләренчә нидер укыйлар иде». 1947 елны Минвәли бабай җиденче сыйныфны тәмамлап, мех фабрикасына монтер булып эшкә керә. 1950 елны ДОСАФта алты ай радистка укый. «Когда мы приехали в поселок, не было никаких рынков. На их месте в войну стояли зенитки. Бараки разобрали. Кому-то нужны были эти места. Говорят, там жили пленные. Мы тогда были детьми. Несмотря на это, помню, как пленных немцев и японцев водили через кладбище. Немцы проходили насквозь, японцы, сев на колени, что-то читали по-своему».В 1947 году Минвали бабай закончил седьмую школу, устраивается на меховую фабрику монтером. 1950 году учился шесть месяцев в ДОСААФ.
1947 года, 7 класс, Минвали справа от преподавателя. 1947 ел, 7 класс, Минвәли - укытучыдан уңда.

1947 года, 7 класс, Минвали справа от преподавателя. 1947 ел, 7 класс, Минвәли - укытучыдан уңда.

Һөнәрне үзләштердем дигән дә генә, хәрби хезмәткә чакыралар. 1951 елны Самарканд шәһәренә хәрби хезмәткә китә. «Армиядә радистлык юнәлешен сайладым. Өч елдан соң кайтырга тиеш идек, хәрби хезмәтне тәмамлау – Сталинның үлү вакытына туры килде. Тагын бер ел хезмәткә калдырдылар. Шуннан соң да әле, килешү төзеп, әйдә кал дип әйткәннәр иде. Юк, өйгә кайтырга кирәк, әгәр эш таба алмасам, кире килермен дип кайтып киттем», - ди Минвәли бабай. Когда, казалось, он уже обучился ремеслу, его призывают. В 1951 году он едет служить в Самарканд. «Я выбрал в армии быть радистом. Через три года мы должны были вернуться, по окончанию службы, это пришлось на смерть Сталина. Оставили служить еще год. После это предлагали, составив доровор, остаться. Нет, я ответил, мне надо домой, если не найду работу, вернусь», - говорит Минали бабай.

 

25.07.51. Самарканд, 9-й городок, 71618-я часть.

25.07.51. Самарканд, 9-й городок, 71618-я часть.

Радиовзвод.

Радиовзвод.

Минвәле уртада, армияда хезмэт иткән чагында. Минвали - в центре, во время службы в армии.

Минвәле уртада, армияда хезмэт иткән чагында. Минвали - в центре, во время службы в армии.

1954 елда Минвәли бабай туган якка кайта. Мех фабрикасында эшләвен дәвам итә. 1955 елны мотоцикл йөртүчегә укый. 1955 елны «Заря» фабрикасында эшләүче Сәкинә апага өйләнә. «Роза исемле дус кызым Сәкинә белән таныштыра. Сәкинәгә өйләнмәсәң – мин үзем синең өеңә килеп утырам дип көлдерткән иде. Шулай алты ай йөрештек тә, өйләнергә булдык». В 1954 году Минвали бабай вернулся на родину. Продолжает работать на меховой фабрике. В 1955-м учится на мотоциклиста. В 1955-м же женится на работавшей на фабрике «Заря» Сакина апа. «Меня знакомит с Сакиной ее подруга Роза. Смешила меня: если не женишься на Сакине - я сам приеду к тебе домой. Так походили шесть месяцев, решили пожениться».
Аның хатыны Сәкинә, яшьтән үлде. Его жена Сакина, умерла молодой.

Аның хатыны Сәкинә, яшьтән үлде. Его жена Сакина, умерла молодой.

Сәкинә уртада, «Заря» фабрикасында эшләгән чакта. Сакина во время работы на фабрике «Заря».

Сәкинә уртада, «Заря» фабрикасында эшләгән чакта. Сакина во время работы на фабрике «Заря».

Дәү әти чагында, меховой фабрикада эшләгәндә, 1963 ел, таныклык китабы. Дед во время работы на меховой фабрике,1963 год, фото с доски почета.

Дәү әти чагында, меховой фабрикада эшләгәндә, 1963 ел, таныклык китабы. Дед во время работы на меховой фабрике,1963 год, фото с доски почета.

1960 елларда мех фабрикасы фатирлар бирә башлый. «Шул исәптән миңа да фатир биргәннәр иде, әти минем янымнан беркаяда китмисең, син минем бергенә малаем дип үзе янында калдырды. Шуннан соң инде 38 елда салынган йортны, үзгәртеп корабыз гына», - ди Минвәли бабай. - Шунда укыдым, армияга киттем, гомер буе мех фабрикасында эшләдем, өйләндем. Ничек инде бу урыннан китеп була. Үз көчебез белән өй салдык, кызларым Венера белән Гүзәлне үстереп, 35 нче мәктәпкә укырга бирдек. Алар да монда кияүгә чыктылар. Оныгым Айнур да монда туды. Барысы да күз алдында. Иптәшем 1971 елны үлеп китте... Озак яшәмәде шул. Картайдык инде картайдык. Минем яшьтәгеләр үлеп беттеләр. Капка төбенә чыгып, бераз басып торам да керәм». В 1960 году меховая фабрика начинает раздавать квартиры. «Тогда же мне дали квартиру, отец сказал, ты никуда не поедешь, ты мой единственный сын, оставил у себя. После этого мы лишь поменяли дом, построенный в 1938 году», - говорит Минвали бабай. - Там я учился, ушел в армию, всю жизнь работал в меховой фабрике, женился. Как оттуда можно уехать. Своими силами построили дом, вырастили дочерей Венеру и Гүзель, отдали в 35 школу. Здесь они выходят замуж. Здесь родился мой внук Айнур. Все перед глазами. Жена моя умерла в 1971 году... Недолго прожила. Постарели уж, постарели. Мои ровесники умерли. Иногда выхожу, сажусь у ворот, посижу и еду».

Текст, фото: Лилия Туктарова

Комментарии (0)

Купить журнал: