18+
  • Город
  • Город
Город

Плетени: Суфия Зарипова

На улице Шарифа Камала живет Суфия апа. В девять лет она встала за станок, проработала на меховой фабрике, и из дома, в который ее привел муж пятьдесят с лишним лет назад, переезжать не собирается. Текст на татарском и русском языках.

«Бу йортның нигезен кайнатам белән кайнанам салган. Әлеге йорт урнында ике катлы, иске бүрәнәле ЖКУ йорты булган. Аны сүткәннәр. Мин ул вакытта кияүдә түгел идем әле. Кайнатам 1945 елда районның башкарма комитетына барып, өй салу турында гариза язып кайта да, өй сала башлыйлар. Аннары инде аның ике кызы булган, ә улы минем ирем була. 1953 елны без өйләнештек. Мин килен булып төштем. 1954 елда улыбыз туа. Матур гына иттереп яши башладык. Мин гомер буе мех фабрикасында эшләдем. Сушилкада бик авыр булды. Эсселекне, шакшы суны да кичердек. Эшебез җиңелләрдән булмады. 50 яшемдә (пенсия - лаеклы ялга?) чыктым. Шуннан соң иптәшем дә эшләтмәде:«Гомер буе шул эссе, шакшы эштә эшләдең», - дип бүтән эшкә чыгармады. Ул вакытта хезмәт хакыбыз 132 тәнкә иде. Кайната өйне бүләк итеп калдырды.
Мин үзем яңа бистәдә үскән кыз. Хәзерге меховщиков урамының 9 йортында тордык. Шунда тудым, шунда бала-чагым үтте. Ул йорт күптәннән юк инде. Хәзерге аквапарк тирәләре иде ул. Йорт-җирле кешеләр иде. Йорт хайваннары үстереп, колонкадан су ташый идек. Утын ягып, утын кисеп тордык. Урам тулы татарлар идек. Хәзер генә ул заманасы белән алмашынып беттек. Ә ул вакытта ара-тирәгенә рус йортлары күренгәли иде. Менә хәзер теге якка тимер юлны чыксак - анда почта бар. Аның урнында мамык фабрикасы иде. Менә шуның каршында кечкенә генә, ике катлы 13 нче мәктәп булды. 6 сыйныф бер коридор. Сугыштан соң укымадык без. Заводка эшкә кердем. Миңа ул вакытта 9 яшь булгандыр. Шул 9 яшьлек балаларны станокта эшләтеп утырталар иде. Шушындый кадакчык шикелле әйбер иде. Башы түгәрәк иде аның. Күрәсең, берәр нәрсәгә ярагандыр инде. Кул эчләре суелып бетә иде. Биялигә әниләр күн тегеп бирәләр иде.

Менә бу биш катлы таш йорт урнында балалар бакчасы иде. Монда урамнарда барысы да үз йорт-җирләре белән тордылар. Шул киягү чыккан вакытлардан гына хәтерлим. Һәр кешедә йорт хайваннары бар иде. Сыерлар, тавыклар, сарыклар асраган чаклар булды. Хәзер малларыбыз юк инде, хәзер инде барысы да кибеттә. Машиналар заправкасын күрәсез бит, аның урнында, гомумән, сазлык иде. Безнең яндагы су портын ясалма рәвештә эшләделәр. Элек ул 1 нче трамвай ахырында иде. Боз акканын карарга шунда йөгерә идек. Менә бу портлар урнында сугыш вакытында колхозларның кәбестә-кишер утыртуы да булды. Сугыш балалары буларак безгә дә өлеш чыгаралар иде.

Фатир алып китүче туганнар шактый. Безгә дә фатир тәкъдим иттеләр. Барып сорагач калдырдылар. Үзләредә кирәк урын булса алабыз, кирәкмәсә калдырырбыз дигәннәр иде. Урамыбыз белән калдык. Без бит монда тудык, монда үстек. Өебезне карап торабыз. Газ-су өйдә. Сугыш булмасын, балалар. Барысы да аллага шөкер. Суыткыч тулы ризык. Ходаебыз ач-ялангач итмәсен. Алайса менә кибетләрдә ипи сайлыйлар. Сугыш вакытында әтиләребез ни генә күрмәгән. Ә монда кибеттә ипи сайларлык көнгә җиттек. Ярты ипи булсын, алда чык инде син. Иртәгә тагын бер яртысын алырсың. Бик тә канәгать. Бүгенге тормыш – әниләребезнең төшләренә дә кермәгәндер».

 

«Фундамент дома заложили мои свекор и свекровь. Раньше ещё на месте этого дома было старое двухэтажное деревянное здание ЖКУ. Но его снесли. И свёкор в 1945 году написал заявление на строительство дома в районный исполком. После чего и начали строить. У них в семье были две дочери и сын – мой будущий муж. Поженились мы в 1953 году, и я пришла в этот дом уже как невестка. Потом в 1954 сын родился. Так и начали поживать все вместе.

Я всю жизнь проработала на меховой фабрике. Работа в сушилке была не из лёгких. Пережили всё: от жары до грязи. В 50 лет ушла на пенсию. Да и муж запретил работать, говорил, мол, итак всю жизнь мучилась.

Я родилась на улице Ямашева (ныне Меховщиков) в девятом доме. Нас было пятеро детей в семье. После войны ещё сестрёнка родилась. Только этого дома давно уже нет, он был рядом с нынешним аквапарком. У всех тогда был свой участок, свой дом. Держали домашний скот, таскали воду из колонок, кололи дрова. Редко здесь можно было встретить русских. В основном все были татары, только сейчас всё изменилось.

Раньше на месте пятиэтажного здания был детский сад. Сейчас же это общежитие, где живут работники меховой фабрики. Помнится, вся улица была полна частных домов с участками. У всех была какая-то живность: куры, овцы, коровы. Сейчас уже и мы никого не держим. Ведь в магазине и так есть все, что пожелаешь. Целая Африка! Благо, пенсия у нас хорошая. Но местность здесь была болотистая, конечно. Да и речного порта не было. На его месте в годы войны был колхоз, где сажали морковь, капусту. Мы детьми бегали туда, нас и угощали.
Из соседей все разъехались. Вот справа дом, квартиранты там живут – узбеки. Напротив вот поликлиника выросла. До сих пор строительные работы какие-то идут. Из старожилов нас осталось только двое: я и Муршида.

В 2001 году мне предлагали переехать на квартиру. Ходила, упрашивала, чтобы не переселяли. Всё-таки родной дом, память. Оставили. Это ведь дом, вошедший в историю. Условия у нас очень хорошие. Газ, вода, электричество, баня – всё есть. Очень довольны всем. Главное, чтобы войны не было.

Здесь вот во дворе, вот в этой новой постройке племянник живёт. Родственники рядом. Мы всегда собираемся здесь. Из деревень родственники часто к нам приезжают. Рады всем. Вот видите деревянные балки? Там затеяли построить летний домик для приезжих гостей».

Текст: Лилия Туктарова и Алсу Саматова

Фото: Лилия Туктарова

Комментарии (0)

Купить журнал: