Бишбалта: Ринат и Зухра Хайрутдиновы

Дом на улице Брюсова построил в 1879 году прапрадед героя Загидулла. Между тем, дети уже обитают в ипотечных новостройках.

Текст в переводе - ниже.

Ринатның әтисе Фәрхетдин Арча районыннан, ә әнисе Дилбәр Бишбалтада туган. Ул яшьлеген елмаеп искә ала, ә менә бистәнең бу елларда гына кискен үзгәрәчәген ул күз алдына да китермәгән.

«Әти әнине хатынлыкка алгач бистәдә яши башлаганнар. Кызганыч, шәҗәрәмне начар беләм, әмма әлеге йортны 1879 елда Заһидулла бабам сала. Элек, безнең Брюсова урамы Заверниха урамы дип йөртелде. Бездән ерак түгел ат абзары урнашты. Атларны бик күп тоттылар. Әтием гармунда уйнады. Яшьлегендә Бишбалта гөрләп торган, минем дә яшьлектә әле күңелле иде. Хәзер монда картлар гына калды, яисә күченеп килеп котеджлар салалар», - ди Ринат абый.

Бишбалта бистәсе хәзерге вакытта үзгәрешләр кичерә. Кайбер яшәүчеләр утсыз, сусыз тилмерә, кайберләре юлларга зарлана, ә Хәйретдиновлар гаиләсе «тузган торак» программасы барлыкка килү аркасында суд юлына сукмак таптаганнар.

«Инкыйлабка кадәр бу җирләр барысы да безнеке булган, соңыннан җирләрне башкаларга, күршеләребезгә бүлеп биргәннәр. Тартып алганнар да бүлеп биргәннәр, шәһәрдә дип тә, аз гына җир сезнең дип тә тормаганнар.

Хәзер исә, «тузган торак» программасына эләккәч, үзебезнең җиребезне бирмәс өчен эш кәгазьләрен җыя башладык. Алдан сыер да тотканбыз, хәзер инде монда берни дә асрап булмый. Без асрар идек тә, инкыйлабтан соң абзар җире күршеләребезгә бирелгән. Хәзер “тузган торак” программасы кергәч безне моннан чыгарырга да теләделәр. Яңасын ясар идек – хокукларыбыз чикле, – ди Хәйретдинов. - Безнең әлегә бер генә проблема бар. Йортны үз исемебезгә яздырдык, әмма җирне яздыруы кыенга төште. XIX гасырдан бирле салым түләп киләбез, ә безгә җир сезнеке түгел диеп әйтәләр».

Ринат абыйның тормыш иптәше Зөһрә апа әле күптән түгел генә булган хәлне сөйләп китте: «Урамны зурайту дигән сүз чыккач, безнең җиргә дә керүне ишеттек.Мин озак уйлап тормыйча шәһәр администрациясенә киттем. Йорт шәхси диеп исәпләнә. Бер йортта берничә гаилә яшәгәнен алар күз алдына да китерә алмыйлар. “Ул сезнең барак мәллә? Сез барыгыз да туганнармы?” - диләр, тик без туганнар түгел, безгә бары тик үз җиребез кирәк. Кызганыч, бәдрәфебез урамда, кышларын уңайсыз. Шулай ук зур проблемаларның берсе мунча булмау. Юынырга улыбызга йөрибез. Ерак түгел завод мунчасы бар барын, тик без өлкән яшьтәге кешеләргә бу уңайсыз», – ди Ринат Хәйретдинов.

Бишбалтада урнашкан мөселман зираты Казанның иң борынгысы булып исәпләнә. Басма истәлекләргә карасак мөселманнарны зиратка XIV җирли башлаганнар.

«Безнең монда ерак түгел зират бар. Зиратка да инде аз гына урын калдырганнар, тирә юнендә яңа йортлар салалар. Кайнанам кунакка килгәч гел зиратка төшергә әйтә иде. Үлер алдыннан берничә ай элек оныгының туган көненә килгән иде. Зиратка алып төшүен сорады. Анда үзгәрешләрне күреп шаккатты. Мин үзем дә күптәннән төшмәгәнмен икән. Андагы спиртлы эчемлек савытлары, андагы чүп. Зиратның эченә кадәр кереп эчәләр. Алай ярамый бит, монда бик элек-электән татарларны җирләгәннәр, моселман зираты бит ул. Кайнанамның да күңеле сизгән кебек», – дип сөйләде Зөһрә Хәйретдинова.

Бишбалта бистәсе үзенең лашманчылары белән тарихка кереп калган. Әле күптән түгел генә көймәләрне урнаштыру урыны да булган, хәзер ул урында котеджлар.

«Көймәләр саклый торган җир бар иде. Сакчысы да булды. Көймәләрне курыкмыйча калдыра иделәр. Төрле-төрле көймәләр килә иде. Хәзер инде аны сүтеп бетерделәр. Алар урынына зур коймалар астында котеджлар салдылар. «Ужас» хәзер. Совет чорындагы кешеләр калмады дисәң дә була, балаларына күченделәр, күбесе үлеп тә бетте инде аларның. Мондагы 5-6 күршене һәм малаем белән бергә укыган балаларның әти-әнисен беләм. Бөтенесе яңа кешеләр: чиновниклар, судьялар. Зур йортлар салып куялар да саф һавада яшиләр. Күршеләрне аңламыйбыз.

Пропискада монда тормаган кешеләр яши, оныклары. Сулдагы күршенең малае төрмәдә утыра. Бер күршеләребез кире беткән, үзләре университетта да укыталар бугай. Уртак фикергә килеп җитә алмыйбыз. Я сатып җибәреп булмый, я ясап. Шундый кешеләр бар. Безнең белән янәшәдәге күрше әби инде өлкән яштә. Акчасы юк. Аңа ярдәм буларак түбәсен дә алыштырдык. Гел тамып торды, череп беткән иде. Барсыда җимерелеп төшсә безнең түбәне дә алып ата, йортны да аудара. Айга бер ул әбигә тычкан агуы алабыз. Тычканнар безгә күчә, ә ул киресен тасфирлый. Күршеләребез авыр холыклы, кем икәннәрен белеп бетереп булмый.

Фатир бирсәләр без каршы да булмас идек. Дөресен генә әйткәндә күршеләребез булмаса без күптәннән инде монда үзебез яңа йорт салган булыр идек. Привотизировать итә башлаган саен я бер күршеләбез булмый, я икенчесе. Күршеләребез үлеп киткән очраклар да булды. Мирас күченгәнче әле тагын күп вакыт уза, кагәзьләр искерә», – ди Зөһрә Хәйретдинова.

Икенче йөзе киткән биналарда яшәве авыр гына түгел, куркыныч та. Давыллар чыккан саен агач бураларның ишерелүе, түбәләрнең кубу иһтималлыгы арта, шуңа күрә Хәйретдинов гаиләсе күршеләренә дә булышып яши.

«Дөньяда төрле хәлләр була. Кайбер вакытта баш авыртып, кан басымы күтәрелеп киткәндә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Тыштан карап торганда куркалар, кергәч сездә әле яшәп тә була икән дип әйтәләр» – ди йорт хуҗабикәсе.

«Монда җир кыйммәт бит. Газ кергән, су кергән, бакча бар. Бишбалтадагы җирләр миллионлар тора, әмма монда бер йортта биш-алты кеше язылган, шуңа да бу йортны программага кертеп акчаны бүлешә башласак, дөресен әйткәндә, бәдрәф ясарлык акча да чыкмый. 2018 елга безне кысрыклый башласалар, китергә туры киләчәк», – дип куркуын белдерде Зөһрә ханым.

Хәйретдинов Ринатның бертуган энесе Рөстәм дә бар. Хәзерге вакытта ул Азинода яши. Яшьлеген шулай ук бистәдә үткәргән, әмма еллар үтә баргач әти йортында хуҗа булып өлкән бала калган.

Ринат абыйның улы Рифат әле күптән түгел өйләнеп, ипотекага фатир алып үз тормышы белән яши башлаган. Әти-әнисе сүзенә карасаң, егет әле дә Бишбалтада үткән елларын яратып искә ала.
«Малаебыз «Радужный» да фатир сатып алып күченде. Балачагы монда үтте, монда мәктәпкә йөрде, дуслары моннан. Бу йортка әйбәт мөнәсәбәттә. Нәсел дәвамчысы буларак карый бу йортка, атна саен безгә килеп, булышып китә. Вертолет заводының цех җитәкчесе булып эшли. Заманалар үзгәрде. Алдан эш табу проблемасы юк иде. Бу районда гына 5 завод бар иде. Шул ук, вертолет заводына эшкә теләгән кемне алалар иде, ә хәзер, күп укысаң яки танышларың, туганнарың шунда зур җитәкче булса гына урнашып була. Ярый әле Рифат тырыш, уңган егет. Улыбызга никах укыттык. Киленебез Алсу, яраткан оныгыбыз Алия бар,» – ди Рифатның әтисе.

«Бистәдәге тормыш, хәзергесе белән аерыла, - Рифат үзе дә фикерен әйттә. - Беренче чиратта бу яшәү өчен тудырылган уңайлыклар белән бәйле: ванна, бәдрәф булмасынмы. Аннары урамыбызда асфальт та бик начар хәлдә. Яз, көзен йөрү бигрәк тә авырга төшә. Ә болай Бишбалта минем туган бистә, минем монда әти-әни».

Отец Рината Фархетдин из Арска, а мать Дильбар - из Бишбалты. Он вспоминает молодость с улыбкой, а вот таких резких изменений слободы он и представить не мог.

«Папа начал жить в слободе, когда женился на маме. Увы, родословную я знаю плохо, но этот дом в 1870 году построил мой дед Загидулла. Ранее наша улица Брюсова называлась Заверниха. Недалеко от нас стояла конюшня. Лошадей держали много. Отец играл на гармонии. В его молодости Бишбалта гремела, моя молодость тоже прошла весело. Сейчас здесь остались одни старики», - говорит Ринат абый.

Сейчас Бишбалта меняется. Некоторые страдают от отсутствия воды, света, другие жалуются на дороги, а Хайрутдиновы протопали дорогу в суди из-за программы ветхого жилья.

«До революции все эти земли принадлежали нам, потом их поделили с соседями. Просто взяли и отобрали, не смотрели, что в городе, что и нам нужно оставить немного земли.

Сейчас, попав в программу ветхого жилья, мы начали собирать бумаги, чтобы нашу землю не отобрали. Раньше держали корову, теперь ничего уже не можем. Мы и держали бы, но земля, где стоял хлев, отдана соседям. Сейчас в связи с программой нас решили оттуда нас убрать. Хотели сделать новый дом - наши права ограничены, - говорит Хайрутдинов. - У нас сейчас одна проблема. Мы записали дом на наше имя, но сложно переписать землю. С XIX века платим налоги, ә нам говорят, что земля не наша».

Супруга Ринат абый Зухра рассказывает о недавних событиях: «Когда зашла речь о расширении дороги, мы услышали, что и на нашу землю зайдут. Я, недолго думая, пошла в городскую администрацию. Дом считается личной собственностью. Они не могут представить, что в нем могут жить несколько семей. Спрашивают: "У вас что там, барак? Вы все родственники?” - но мы не родственики, нам просто нужна наша земля».

«Увы, туалет у нас на улице, зимой неудобно. Еще одна большая проблема - отсутствие бани. Чтобы помыться, ходим к сыну. Недалеко есть заводская баня, но для нас, стариков, это неудобно», - говорит Ринат Хайретдинов.

Мусульманское кладбище в Бишбалте - самое древнее в Казани. По письменным источникам, здесь начали хоронить в 14 веке.

«Недалеко от нас стоит кладбище. И на него осталось мало места, вокруг строят новые дома. Свекровь, когда приходит в гости, постоянно говорила, что надо сходить на кладбище. Незадолго до смерти, за несколько месяцев, приходила на день рождение внука. Попросилась на кладбище. Ее измнения шокировали. Я сама давно не ходила. Там много бутылок от спиртного, мусора. Заходят в глубину кладбища и пьют. Ведь так нельзя, это ведь мусульманское кладбище. Свекровь словно почувствовала это», - говорит Зухра Хайрутдинова.

Слобода Бишбалта вошла в историю еще и благодаря лашманам. Совсем недавно тут была пристань, теперь на этом месте коттеджи.

«Было место, где хранились лодки. Был и охранник. Лодки оставались без боязни. Приплывали разные лодки. Сейчас это место разобрали. Вместо этого построили за высокими заборами коттеджи. Сейчас ужас. В советское время людей почти не осталось, все уехали к детям, многие из них умерли. 5-6 соседей, которые здесь, детей, которые с мальчиком нашим учились, я знаю. Все — люди новые: чиновники, судьи. Построят большие дома и живут на свежем воздухе. Мы не понимаем своих соседей.

Здесь живут люди без прописки, их внуки. Слева у соседей сын в тюрьме сидит. Одни соседи у нас капризные, сами, кажется, преподают в университете. Мы не можем с ними сойтись в спорах. И продать нельзя, и новое построить. Есть такие люди. Рядом с нами живет бабушка, уже пожилая. Денег у нее нет. Мы ей помогли, заменили крышу. Она прохудилась, прогнила. Если бы рухнула – и нашу крышу, и дом бы развалила. Раз в месяц покупаем яд для крыс для ее дома. Крысы идут к нам, а она это отрицает. Тяжелые у нас по характеру соседи, нельзя их понять.

Если бы дали квартиру, мы бы были не против. Честно, если бы не было соседей, мы бы давно построили новый дом. Начинаем приватизировать — то одного нет, то другого. Иногда соседи умирают. Пока наследство перейдет, проходит много времени, бумаги устаревают» – говорит Зухра Хайрутдинова.

В домах, которые разменяли сотню лет, тяжело жить, страшно. Когда начинаются сильные ветры, могут рухнуть деревянные срубы, слететь крыша, поэтому семья Хайрутдинова старается помогать соседям.

«В жизни разное бывает. Иногда заболит голова, подскачет давление, приходится вызывать скорую. Снаружи смотрят с опаской, потом заходят — а, говорят, вас еще можно жить», - рассказывает хозяйка.

«Здесь дорогая земля. Газ провели, воду, есть сад. В Бишбалте земля стоит миллионы, но в каждом доме прописано по пять-шесть человек, так что если по программе выделят деньги, а мы начнем делить, по правде говоря, останется средств на постройку туалета. Если начнут давить в 2018-м, придется уезжать», - делится опасениями Зухра ханум.

У Рината Хайрутдинова есть младший брат Рустем. Сейчас он живет в Азино. Молодость у него также прошла в слободе, однако по прошествию лет дом остался за старшим.

Сын Рината Рифат недавно женился, взял в ипотеку квартиру и начал свою жизнь. По словам отца и матери, он тепло вспоминает детство в Бишбалте.

«Сын купил в «Радужном» квартиру, туда переехал. Детство у него прошло здесь, он тут учился в школе, отсюда его друзья. Он хорошо относится к дому. Смотрит на него, как наследник рода, каждую неделю приезжает, помогает. Работает руководителем цеха на вертолетном заводе. Времени изменились, раньше не было проблем найти работу. Раньше на районе работали пять заводов. Тогда на вертолетный брали всех, кто хочет работать, а сейчас - если много учился или там работают твои знакомые, родные, можно устроиться большим начальником. Хорошо, что Рифат старательный, прилежный парень. Читали ему никах. Теперь у нас в семье его жена Алсу, внучка Алия», - говорит отец Рифата.

«Жизнь в слободе изменилась, - говорит сам Рифат. - Во-первых, это связано с условиями жизни: ну как без ванны, туалета. И на нашей улицей асфальт в очень плохом состоянии. Весной, осенью ходить там очень тяжело. Но Бишбалта — моя родная слобода, там мои родители».

Текст: Алмаз Шигабутдинов
Фото: Айрат Гатауллин


  • Автор: Radif
  • Опубликовано:

Наши проекты

Комментарии (0)

Авторизуйтесь
чтобы оставить комментарий.

Читайте также